Рәсүлләр 9
9
Шаулның Хаким Гайсәгә таба борылуы
1Шаулның исә һаман да Хаким Гайсә шәкертләрен үтерергә теләп нәфрәтләнүе ташып тора иде. Ул, олуг руханига барып, 2аңардан Хаким Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимгә алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшкътәге яһүдиләр гыйбадәтханәләре өчен иде.
3Юлда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте. 4Ул җиргә егылды һәм:
– Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.
5– Син кем, Әфәндем? – дип сорады Шаул.
– Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш. 6– Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеге хакында әйтелер.
7Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма һичкемне күрмәделәр.
8Шаул җирдән торды, ә күзләрен ачкач, һичнәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр. 9Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә.
10Дәмәшкътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Аллаһыдан иңгән күренештә Хаким Гайсә аңа:
– Һанани! – дип эндәште.
– Әйе, Хакимем, – диде ул.
11– Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүдә яши торган йортка кереп, Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла. 12Аллаһыдан иңгән күренештә Һанани исемле берәүнең үз янына килүен һәм, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның үз өстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Хаким Гайсә.
13– Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуы турында күп кешеләрдән ишеттем. 14Исемеңне телгә алып, Сиңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – дип әйтте Һанани.
15Әмма Хаким аңа:
– Бар, Мин аны, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне таныту өчен, коралым итеп сайладым. 16Аңа исемем хакына күпме газап чигәргә тиешлеген күрсәтермен, – диде.
17Һанани китте дә, шул йортка килеп, Шаул өстенә кулларын куйды.
– Шаул туган! Күзләрең күрә башласын өчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип, Хакимебез – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине яныңа җибәрде, – диде Һанани.
18Шундук, күзләрен каплап торган тәңкәләр коелып төшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды һәм суга чумдыру йоласын үтәде. 19Ашап алганнан соң, аңа янә көч керде.
Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды. 20Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Углы», – дип, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә сөйләп йөри башлады.
21Аның сүзләрен ишеткән бар кеше, хәйран калып:
– Иерусалимдә шул исемне телгә алып мөрәҗәгать итүчеләрне юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килмәдеме икән? – диде.
22Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне аптырашка төшерде.
23Берникадәр вакыттан соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар, 24әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Алар аны үтерү өчен, көне-төне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар, 25ләкин шәкертләр Шаулны бер төндә, шәһәр дивары аркылы кәрзингә утыртып төшерделәр.
Шаул Иерусалимдә
26Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. 27Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Хаким Гайсәне күрүен, Хакимнең аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшкътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр иткәнен аларга сөйләп бирде.
28Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимдә Хаким Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр итеп йөрде. 29Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар. 30Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска җибәрделәр.
31Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге өчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хаким Гайсәгә карата тирән хөрмәт белән яшәде. Изге Рухның дәртләндерүе белән имандашларның саны арта барды.
Петер Лүддә һәм Яфу шәһәрләрендә
32Бик күп җирләрдә йөреп чыкканнан соң, Петер Аллаһының Лүддәдә яшәүче изгеләре янына килде. 33Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене очратты.
34– Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Урыныңнан тор да түшәгеңне җыеп куй, – диде аңа Петер.
Ул шундук торды. 35Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерделәр.
36Яфу шәһәрендә Табита (грек телендә «Доркәс»#9:36 Доркәс – арамей телендә «Табита», грек телендә «Доркәс» дигән исемнәр «кыр кәҗәсе» дигәнне аңлата. ) исемле бер шәкерт хатын бар иде. Ул һәрвакыт яхшы эшләр кылды, фәкыйрьләргә ярдәм итте. 37Шул көннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар. 38Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернең анда икәнен ишеттеләр һәм, аның үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене җибәрделәр. 39Петер алар белән бергә Яфуга килде, һәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр. 40Бүлмәдән бөтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды һәм, мәеткә таба борылып:
– Табита, тор! – диде.
Хатын күзләрен ачты һәм Петерне күргәч торып утырды. 41Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.
42Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерделәр. 43Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 9: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: