Рәсүлләр 8
8
1Шаул исә Эстефәннең үтерелүен хуплады.
Иман итүчеләр бердәмлегенең таралуы
Шул көнне Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралдылар.
2Аллаһыга бирелгән берничә кеше Эстефәнне күмеп куйдылар һәм аның өчен бик нык кайгырып еладылар. 3Ә Шаул иман итүчеләр бердәмлеген эзәрлекли башлады. Өйдән-өйгә йөрде, ир-атлар һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыгып, зинданга япты.
Филип Самареядә
4Таралышкан имандашлар, кайда гына булсалар да, Аллаһы сүзен сөйләп йөрделәр. 5Ә Филип, Самарея шәһәренә барып, шәһәр халкына Мәсих турында сөйләде. 6Филипнең нәрсә сөйләгәнен ишетеп һәм кылган могҗизалы гамәлләрен күреп, халыкның күбесе сөйләгән сүзләрен бергәләп дикъкать белән тыңлады. 7Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән явыз рухлар көчле тавыш белән акырып чыктылар. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты. 8Шәһәрдә зур шатлык хөкем сөрде.
9Ул шәһәрдә күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде. 10Кечесе дә, олысы да – барчасы аңа дикъкать итә иде. «Бу кеше – бөек дип аталган илаһи кодрәт», – дип әйтәләр иде аның хакында. 11Ул аларны шактый вакыт үзенең сихерләре белән шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыңлыйлар иде. 12Әмма шәһәр кешеләре Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдыру йоласын үтәделәр. 13Шимун үзе дә иманга килде һәм суга чумдырылды. Шуннан соң ул Филип яныннан бер адымга да китмәде, аның могҗизалы гамәлләр һәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды.
14Иерусалимдә булган рәсүлләр, самареялеләрнең Аллаһы сүзен кабул итүләрен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр. 15Самареягә килгәч, Петер белән Яхъя андагылар Изге Рухны кабул итеп алсыннар өчен дога кылдылар. 16Чөнки алар инде Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була. 17Шуннан соң Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм алар Изге Рухны кабул итеп алдылар. 18Шимун исә, Рухның рәсүлләр кулларын куйганнан соң бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте.
19– Мин кулымны башына куйган һәр кеше Изге Рухны ала алсын өчен, миңа да шундый вәкаләт бирегезче, – диде ул.
20Әмма Петер аңа:
– Әгәр Аллаһы бүләген акчага сатып алырга мөмкин дип уйлыйсың икән, акчаларың белән бергә һәлак булырсың! – диде. – 21Син бу эштә берничек тә катнаша алмыйсың, чөнки Аллаһы каршында синең күңелең чиста түгел. 22Шуңа күрә, үзеңнең бу явызлыгыңнан тәүбә ит һәм Раббыга дога кыл. Бәлки йөрәгеңдәге уең кичерелер. 23Синең ачы көнчелек белән тулганлыгыңны һәм гөнаһ богауларында икәнлегеңне күрәм.
24– Сез әйткәннәрнең берсе дә минем белән була күрмәсен дип, Раббыга дога кылыгыз, – дип җавап бирде Шимун.
25Петер белән Яхъя, Раббы сүзенә шаһитлык кылып, аны игълан иткәннән соң, кире Иерусалимгә киттеләр. Юл уңаеннан Самареянең күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне игълан иттеләр.
Филип һәм хәбәши адәм
26Раббының бер фәрештәсе Филипкә:
– Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде.
Ул юл чүл аша уза иде.
27Филип шул юлга чыкты. Нәкъ шул вакыт ул юлдан бер хәбәши бара иде. Ул сарай хезмәтчесе#8:27 Сарай хезмәтчесе – грек телендәге төп нөсхәдә бу сүзнең беренче мәгънәсе евнух, печелгән кеше. Ул вакытларда сарай хезмәтчеләре булып, гадәттә, печелгән кешеләр хезмәт иткәннәр. , кәндәкинең#8:27 Кәндәки – Хәбәшстан патшабикәләрен шулай атаганнар. – Хәбәшстан патшабикәсенең – бөтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә иде. Ул, Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгән булган, 28ә хәзер үз иленә кайтып бара. Хәбәши адәм үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде. 29Рух Филипкә:
– Арбага якынрак кил һәм аның яныннан бар, – диде.
30Филип арба янына йөгерде һәм хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укуын ишетте.
– Син бит аны укыйсың, аңлыйсыңмы соң? – дип сорады ул аңардан.
31– Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?! – диде ул һәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте.
32Хәбәши адәм Изге язманың шушы урынын укый иде:
«Чалырга алып барган сарык бәрәне сыман,
йон кыркучылар алдында
тавышын чыгармаган бәрән сыман
ул һичбер аваз салмады.
33Ул кимсетелде,
гадел хөкемнән мәхрүм булды.
Аның нәселе турында кем сөйли алыр?!
Аның тормышы җирдән алынды бит»#8:32-33 Карагыз: «Ишагыйя», 53:7-8. .
34Түрә Филиптән:
– Зинһар өчен, әйтче миңа. Монда пәйгамбәр кем хакында сөйли? Үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады.
35Филип аңа шул урыннан башлап Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп бирде. 36Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр.
– Менә бит, монда су бар, суга чумдыру йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши адәм.
[37– Чын күңелеңнән инансаң, мөмкин, – диде Филип.
– Гайсә Мәсихнең Аллаһы Углы икәнлегенә инанам, – диде хәбәши.]#8:37 Иң борынгы кулъязмаларда бу аять юк.
38Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән суга керделәр һәм Филип аны суга чумдырып алды. 39Алар судан чыккач, Раббы Рухы Филипне алып китте һәм түрә аны бүтән күрмәде. Ул, шатланып, юлын дәвам итте. 40Ә Филип Ашдод шәһәрендә пәйда булды. Ул, Кайсариягә килеп җиткәнче, шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп йөрде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 8: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015