Рәсүлләр 6
6
Ярдәмчеләр сайлау
1Шәкертләрнең саны арта барган әлеге көннәрдә грекча сөйләшүчеләре, көндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, яһүдчә сөйләшүчеләреннән ризасызлык белдерделәр. 2Шуңа күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп:
– Без, ризык бүлү белән шөгыльләнеп, Аллаһы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр. 3– Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Рух һәм зирәклек белән тулы җиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз. 4Ә безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр.
5Бу тәкъдим барысына да ошады. Иман һәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән антиухияле Никүләйне сайладылар. 6Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.
7Шулай итеп, Аллаһы сүзе киң тарала барды, Иерусалимдә шәкертләр саны күпкә артты, руханиларның да бик күбесе иманга буйсындылар.
Эстефәннең кулга алынуы
8Ә мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды. 9Шулай бервакыт кайбер яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе»ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде. 10Аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм Рухка каршы тора алмадылар. 11Шунда алар берничә кешене яшерен рәвештә болай дип әйтергә котырттылар: «Без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сөйләгәнен ишеттек». 12Халыкны, өлкәннәрне һәм канун белгечләрен Эстефәнгә каршы котыртып, аңа ташландылар һәм Югары киңәшмә каршына тотып алып киттеләр. 13Алар Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирделәр. Ә тегеләре исә:
– Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – диделәр. – 14Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк» дигәнен ишеттек.
15Киңәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аның йөзе аларга фәрештәнекенә охшаш кебек тоелды.
Currently Selected:
Рәсүлләр 6: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015