Рәсүлләр 4
4
Петер белән Яхъя Югары киңәшмә алдында
1Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы килде. 2Аларның ачулары килгән иде, чөнки бу ике рәсүл халыкны өйрәтә һәм Гайсә үледән терелгән кебек, үлеләрнең тереләчәген хәбәр итәләр иде. 3Петер белән Яхъяны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе көнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар. 4Ә рәсүлләр сөйләгән хәбәрне тыңлаучыларның күбесе иманга килде. Имандашларның саны хәзер биш мең чамасы булды.
5Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, өлкәннәр һәм канун белгечләре җыелды. 6Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр.
7Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан:
– Сез бу савыктыруны нинди кодрәт яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.
8Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга:
– Халык башлыклары, өлкәннәр! – диде. – 9Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында һәм аның ничек савыктырылуы хакында бүген бездән җавап таләп итәләр икән, 10сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. 11Ә Гайсә ул – «сез, төзүчеләр, яраксыз дип тапкан, ләкин иң мөһим булып чыккан почмак ташы»#4:11 Карагыз: «Зәбур», 117:22. .
12Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай башка исем юк, – диде Петер.
13Җыелган кешеләр, Петер белән Яхъяның белемсез, гап-гади кешеләр булуын аңлап, кыюлыкларына гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен таныдылар. 14Савыккан кешенең дә алар белән бергә торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм 15аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.
16– Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз. 17Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәшләштеләр.
18Аларны чакырып керттеләр, Гайсә исеме турында һичнәрсә сөйләмәскә һәм өйрәтмәскә әмер бирделәр. 19Әмма Петер белән Яхъя:
– Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән? 20Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап бирделәр.
21Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чөнки булган хәл өчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде. 22Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде.
Иман итүчеләрнең догасы
23Азат ителгәннән соң Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм өлкәннәр әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр. 24Имандашлар исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә көр тавыш белән Аллаһыга дога кылдылар:
– Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче! 25Син Үзеңнең хезмәтчең һәм атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша болай дигәнсең:
«Ни өчен кавемнәр котырына,
халыклар ният итә юкка гына?
26Җирдәге патшалар баш күтәрә,
Раббыга вә Аның Мәсихенә каршы тупланалар бергә илбашлары»#4:25-26 Карагыз: «Зәбур», 2:1-2. .
27Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә бу шәһәрдә Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы тупландылар. 28Кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагын алдан билгеләгән эшләрне алар гамәлгә ашырдылар.
29Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларына игътибар ит һәм колларыңа сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир. 30Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр, могҗизалар күрсәт.
31Дога кылып бетергәч, алар җыелып торган урын селкенеп китте, һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар.
Шушы хәлдән соң имандашлар Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар.
Һәрнәрсә уртак
32Имандашларның һәммәсе йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде. 33Рәсүлләр исә бөек көч белән Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына шаһитлык кылдылар, һәм Аллаһы аларның һәммәсенә Үзенең мәрхәмәтен мул итеп биреп торды. 34Имандашлар арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын 35рәсүлләр карамагына тапшыра тордылар. Һәркемгә хаҗәтенә карап бирелә иде. 36Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип йөрткән, Кипрда туган, Леви#4:36 Леви – Ягъкуб угылларының берсе. Леви токымыннан булган кешеләр (левиләр) генә Аллаһы әмере нигезендә Аллаһы йортында рухани ярдәмчесе хезмәтен башкарганнар. токымыннан Йосыф исемле бер адәмнең 37үз җире бар иде. Ул, җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 4: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: