Рәсүлләр 12
12
Петернең кулга алынуы
1Шул вакытларда Һируд патша#12:1 Һируд патша – Яһүдия һәм Самареянең патшасы Һируд Әгрип I, Бөек Һирудның оныгы. иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады. 2Яхъяның бертуганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте. 3Бу эшнең яһүдиләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Төче күмәч бәйрәме көннәре иде. 4Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде. 5Петер зинданда сак астында булганда, иман итүчеләр бердәмлегендә аның өчен Аллаһыга бик тырышып дога кылдылар.
Петернең азат ителүе
6Һируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән көнгә каршы төндә Петер ике гаскәри уртасында ике богау белән богауланган килеш йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта тора иде. 7Кинәт Раббының бер фәрештәсе пәйда булды да бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне төртеп уятты.
– Тизрәк тор! – диде ул аңа.
Шул вакыт Петернең кулларыннан богаулары шуып төште.
8– Билеңне бу да аягыңа ки, – диде фәрештә.
Ул шулай эшләде.
– Өс киемеңне ки дә минем арттан бар, – диде аннары.
9Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңламыйча, аның артыннан китте. Аллаһыдан иңгән күренешне күрәмдер, дип уйлады ул. 10Беренче һәм икенче сакчыны үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар һәм, бер урам узгач, кинәт фәрештә аның берүзен калдырды.
11Шул вакыт Петер аңына килде:
– Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы Үзенең фәрештәсен җибәргән. Ул мине Һируд кулыннан һәм яһүд халкы миңа теләгән явызлыктан коткарды, – дип уйлады ул.
12Барын да аңлагач, Марк дип йөртелгән Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде. 13Петер капканы шакыды, тавышка Роди исемле хезмәтче кыз чыкты. 14Петернең тавышын таныгач, ул шатлыгыннан ишекне ачарга да онытып йөгереп кереп китте һәм йорттагыларга Петернең ишек янында торуын әйтте.
15– Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа.
Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр:
– Ул аның фәрештәседер, – диештеләр.
16Петер исә шакыды да шакыды. Ишекне ачтылар һәм аны күреп хәйран калдылар. 17Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты һәм аларга үзен зинданнан Раббының ничек итеп чыгаруын сөйләп бирде.
– Бу хакта Ягъкубка да, башка имандашларга да әйтегез, – диде ул.
Шуннан соң Петер башка урынга китте.
18Көн тугач, Петер белән нәрсә булды икән дип, гаскәриләр борчыла башладылар. 19Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды һәм аларны үтерергә әмер бирде.
Һирудның үлеме
Шуннан соң Һируд Яһүдиядән Кайсариягә китте һәм шунда калды. 20Ул Сур һәм Сидун шәһәрләрендә яшәүчеләргә бик ачулы иде. Алар исә, үзара сүз беркетеп, аның янына килделәр һәм, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, солых сорадылар, чөнки аларның өлкәсе патшаныкыннан туена иде. 21Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды һәм алар алдында чыгыш ясады. 22Ә халык: «Бу тавыш – кеше тавышы түгел, бу – илаһ тавышы», – дип кычкырды. 23Шунда ук Раббының бер фәрештәсе Һирудны орды, чөнки ул Аллаһыга тиеш шөһрәтне Аңа бирмәгән. Ул кортларга җимеш булып үлде.
24Аллаһы сүзе исә киң таралды һәм аны кабул итүчеләрнең саны үсә барды. 25Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк дип йөртелгән Яхъяны үзләре белән алып, Иерусалимгә кайттылар.
Currently Selected:
Рәсүлләр 12: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: