YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 11

11
Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә
1Рәсүлләр һәм бөтен Яһүдиядә яшәгән имандашлар яһүди булмаган кешеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр. 2-3Шулай Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлар:
– Син, сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр.
4Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:
5– Мин Яфу шәһәрендә дога кыла идем һәм гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтендә Аллаһыдан иңгән бер күренешне күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер, дүрт почмагыннан тотып, күктән минем яныма төшерелде. 6Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннар, җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошларны күрдем. 7Шуннан соң: «Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишеттем. 8«Һич юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнең кергәне юк», – дидем мин. 9Күктән аваз миңа икенче тапкыр: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде. 10Бу өч тапкыр кабатланды һәм бөтенесе тагын күккә тартып алынды.
11Нәкъ шул вакыт мин торган йорт алдына Кайсариядән яныма җибәрелгән өч кеше килеп басты. 12Рух миңа һич тә шикләнмичә алар белән барырга кушты. Хәзер минем янымда торучы бу алты имандаш та минем белән бергә барды. Без ул кешенең өенә килеп җиттек. 13Ул безгә үз өендә фәрештәне ничек итеп күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Петер исемле Шимунны чакыру өчен, Яфуга кешеләр җибәр. 14Ул сиңа сөйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән.
15Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек үк, аларга да Изге Рух иңде. 16Шулвакыт мин Хакимебезнең: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем. 17Шулай итеп, Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаһы аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем мин? – диде Петер.
18Моны ишеткәч, алар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап:
– Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүди булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр.
Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрнең Антиухия шәһәрендәге бердәмлеге
19Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Ләкин алар Аллаһы сүзен фәкать яһүдиләргә генә тараттылар. 20Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухиягә килгәч, яһүди булмаганнарга да Хаким Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр. 21Раббының көче алар белән булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылдылар. 22Бу хактагы хәбәр Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм алар Барнабны Антиухиягә җибәрделәр.
23Антиухиягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәте җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде. 24Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм Хакимгә иман итеп күп халык иярде.
25Шуннан соң Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте һәм, аны табып, Антиухиягә алып килде. 26Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очрашып тордылар, күп кешеләрне өйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухия шәһәрендә атый башладылар.
27Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән пәйгамбәрләр килде. 28Һагәб исемлесе торып басты да бөтен җирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Клавдий#11:28 Клавдий – 41-54 нче елларда Рим императоры. кайсар заманында булды.)
29Шуннан соң шәкертләр Яһүдиядә яшәүче имандашларга һәрберсенең хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә булдылар. 30Шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәренә җибәрделәр.

Currently Selected:

Рәсүлләр 11: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in