Рәсүлләр 10
10
Петер һәм Көрнили
1Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле бер кеше бар иде. 2Ул үзе һәм аның бөтен гаиләсе диндар, тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркырлар иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә һәм һәрвакыт Аллаһыга дога кыла иде.
3Бер көнне, көндезге өчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Көрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп:
– Көрнили! – дип эндәште.
4Көрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп:
– Нәрсә, әфәндем? – диде.
– Синең догаларың һәм хәерләрең Аллаһыга бүләк булып барып җитте, һәм Ул сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә. 5– Петер исемле Шимунны алып килергә, Яфуга кешеләр җибәр. 6Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буена урнашкан.
7Үзе белән сөйләшкән фәрештә киткәч, Көрнили хезмәтчеләренең икесен һәм үз гаскәриләреннән бер диндарны чакырып алды. 8Һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде.
9Икенче көнне җибәрелгән кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, көндезге уникеләр тирәсендә Петер, дога кылу өчен, өйнең түбәсенә менде. 10Аның карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде. 11Ул күкнең ачылуын һәм зур тукымага охшаган бер әйбернең дүрт почмагыннан тотып җиргә төшерелүен күрде. 12Аның эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар бар иде. 13«Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишетте ул. 14Әмма Петер:
– Һич юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде.
15Шулвакыт ул янә: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә» дигән тавыш ишетте.
16Өч тапкыр шулай кабатланды, һәм шуннан соң ук ул әйбер күккә күтәрелде. 17Петер Аллаһыдан иңгән бу күренешнең нәрсә аңлатуын уйлап, аптырап торган арада, Көрнили тарафыннан җибәрелгән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар.
18– Петер исемле Шимун монда тукталдымы? – дип кычкырдылар.
19Аллаһыдан иңгән күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә:
– Сине өч кеше эзли. 20Төш тә, һич шикләнмичә, алар белән бар. Аларны Мин җибәрдем, – диде.
21Петер Көрнили җибәргән кешеләр янына төште:
– Сез эзләгән кеше – мин. Нинди эш белән килдегез? – диде ул аларга.
22– Безне бөтен яһүд халкы арасында мөхтәрәм, тәкъва һәм тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркучы йөзбашы Көрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән сине үз йортына чакырып, сөйләячәк сүзләреңне тыңларга дигән боерык алган, – диделәр алар.
23Шуннан соң Петер аларны өйгә чакырды һәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан кайбер имандашлар да аларга иярделәр. 24Кайсариягә алар икенче көнне барып җиттеләр. Көрнили исә, үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыеп, аларны көтеп тора иде. 25Петер йортка кергәндә, Көрнили аның каршысына чыкты һәм, Петернең аякларына егылып, тирән хөрмәтен күрсәтте.
26– Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер һәм аны торгызды.
27Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Петер анда күп халык җыелганлыгын күрде 28һәм аларга:
– Сез, әлбәттә, беләсез: дини кануныбыз буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа һичкемне дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. 29Шуңа күрә, сез мине чакыру белән, һичсүзсез яныгызга килдем. Инде әйтегез: мине ни өчен чакырттыгыз? – диде.
30– Өч көн элек шушы вакытта, сәгать өчтә үз өемдә дога кыла идем, – диде Көрнили. – Кинәт алдымда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды 31һәм миңа: «Көрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм хәерләреңне искә алды. 32Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун өендә кунакта», – диде. 33Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син, килеп, яхшы эшләдең. Раббы сиңа сөйләргә кушкан бар сүзләрне тыңлау өчен, хәзер без барыбыз Аллаһы алдында торабыз.
Петернең Көрнили өендә вәгазь сөйләве
34– Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм, – дип, сүзен башлады Петер. – 35Һәр халык арасында Аңардан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль. 36Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп, Исраил угылларына Үзенең сүзен җибәрде. Гайсә – һәммә кешенең Хакиме.
37Яхъя суга чумдыру йоласын үтәргә өнди башлаганнан соң, Гәлиләядә, соңрак бөтен Яһүдиядә ни-нәрсәләр булып узганын беләсез. 38Сезнең Изге Рух һәм кодрәт белән Аллаһы майлаган насаралы Гайсә турында ишеткәнегез бар. Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Гайсә яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрде. 39Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны агачка асып үтерделәр. 40Ә өченче көнне Аллаһы Аны терелтеп торгызды 41һәм Үз ихтыяры белән Гайсәне бөтен халыкка түгел, ә Үзе алдан сайланган шаһитларга күрсәтте. Әлеге шаһитлар – без, Ул үледән терелеп торганнан соң, Аның белән бергә ашаган һәм эчкән кешеләр. 42Гайсә ул – тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә Аллаһы билгеләп куйган Зат. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһит булырга боерык бирде. 43Аңа иман итүче һәркемнең Аның исеме аркылы гөнаһлары кичерелер дип, барлык пәйгамбәрләр Аның хакында сөйләделәр, – диде Петер.
Яһүди булмаганнарның Изге Рухны кабул итүе
44Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде. 45Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдиләр Изге Рухның яһүди булмаганнарга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр, 46чөнки алар тегеләрнең таныш булмаган телләрдә сөйләүләрен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер:
47– Бу кешеләр безнең кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуңа күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.
48Ул аларны Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә көнгә калуын үтенделәр.
Currently Selected:
Рәсүлләр 10: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015