II Көринтлеләргә хат 9
9
Юмартлык турында
1Чынлыкта, изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр, 2чөнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән иде дип, македуниялеләр алдында сезнең белән мактанам. Сезнең тырышлыгыгыз аларның күбесен дәртләндерде. 3Ә мактавым бу очракта буш булмасын, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга җибәрәм. 4Югыйсә, македуниялеләр минем белән килеп, сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, сезнең турында әйтеп тә торасы юк. 5Шуңа күрә, әлеге имандашлардан алдан ук яныгызга баруларын һәм вәгъдә ителгән бүләкне әзерләп куюларын үтенергә кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүри түгел, ә ихлас әзерләвегез күренә.
6Моңа игътибар итегез: аз чәчкән – аз уңыш, ә күп чәчкән мул уңыш алыр. 7Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата. 8Аллаһы һәртөрле бүләкләрне сезгә бик мул итеп бирә ала. Шулай итеп, сез һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә мул тормышлы булып, һәртөрле игелекле эштә юмарт була алырсыз. 9Изге язмада язылганча:
«Ул Үз малыннан юксылларга мул өлеш чыгарды,
Аның игелеге мәңгелек»#9:9 Карагыз: «Зәбур», 111:9. .
10Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаһы сезне орлык белән тәэмин итәр һәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, игелегегез җимешләрен арттырыр. 11Сез күп төрле байлык алырсыз һәм шуның белән башкаларга ярдәм итәрсез. Ә безнең аркылы күрсәткән юмартлыгыгыз өчен Аллаһыга рәхмәтләр яудырылыр. 12Сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә мул иттерер. 13Ихласлыгыгыз исбат иткән бу хезмәтне күреп, сез Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне тануыгыз һәм аңа буйсынуыгыз, үзләре һәм башкалар белән юмарт уртаклашуыгыз өчен кешеләр Аллаһыны данлыйлар. 14Алар сезнең өчен дога кылырлар, Аллаһының сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында күңелләре белән яныгызга ашкынырлар. 15Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен Аллаһыга рәхмәт яусын!
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 9: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015