YouVersion Logo
Search Icon

II Көринтлеләргә хат 8

8
Яһүдиядәге иман итүчеләр өчен җыелган иганә
1Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сөйләргә телибез. 2Авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларның куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чамадан тыш юмартлык күрсәттеләр. 3Алар хәлләреннән килгәнчә һәм хәтта хәлләреннән тыш та үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моңа мин шаһит. 4Изгеләргә хезмәт итүгә катнаштыруны, зур шатлык санап, бик үтенеп сорадылар. 5Без өметләнгәнне генә эшләп калмадылар, иң элек үз-үзләрен – Хаким Гайсәгә, аннан соң Аллаһы ихтыяры белән безгә тапшырдылар. 6Шуңа күрә без Титустан, бу игелекле эшне ничек башлаган булса, арагызда шулай ук тәмамлавын үтендек. 7Ә сез һәрнәрсәгә: иман һәм сүзгә, белем һәм һәртөрле тырышлыкка, безгә булган мәхәббәтегезгә бай булгандай, бу игелекне күрсәтү белән дә өстен булыгыз.
8Мин моны әмер итеп түгел, ә сезгә башкалар күрсәткән тырышлык турында сөйләп, мәхәббәтегезнең ихласлыгын сынау өчен әйтәм. 9Сез Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез бит: фәкыйрьлеге аша бай булуыгызны теләп, бай була торып та, сезнең хакка фәкыйрь булды Ул.
10Мин бу мәсьәләгә карата файдалы киңәш бирәм: сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез. 11Бу эшне хәзер башкарып чыгыгыз! Эшегезгә бик теләп тотынгандай, хәлегезгә күрә шундый ук тырышлык белән башкарып чыгыгыз. 12Бүләк бирүченең тырышлыгы булса, аның бүләге булмаган нәрсәләренә карап түгел, булганнарына карап кабул ителә. 13Башкаларга җиңеллек булып, сезгә авырлык төшәргә тиеш түгел, монда тиң булу турында сүз бара. 14Хәзерге муллыгыгыз аларның ихтыяҗларын тәэмин итсен, ә аннан соң аларның муллыгы сезнекен тәэмин итәр. Шулай итеп, барысы да тиң булыр. 15Изге язмада язылганча:
«Күп җыйганның артыгы булмады,
аз җыйганның ихтыяҗы булмады»#8:15 Карагыз: «Чыгыш», 16:18. .
Титусның Көринткә җибәрелүе
16Титус күңеленә сезнең хакка миндәй тырышып эшләүне салган Аллаһыга рәхмәт яусын! 17Ул үтенечемне хуплап кына калмады, үз ихтыяры белән бик ашкынып яныгызга барырга булды. 18Аның белән тагын бер имандашыбызны да җибәрәбез. Ул исә барлык иман итүчеләр бердәмлекләрендә Яхшы хәбәрне таратуы белән макталган. 19Өстәвенә, Раббыбыз даны хакына һәм тырышлыгыбызны күрсәтү өчен башкара торган игелекле эшебездә бердәмлекләр тарафыннан безгә юлдаш итеп тә билгеләнгән ул.
20Шундый мул бүләкләр белән ни рәвешле эш итүебезгә беркем дә тел тидерә алмасын өчен, сак булырга тырышабыз. 21Без бит Раббы каршында гына түгел, кешеләр алдында да игелекле эш кылырга тырышабыз.
22Алар белән бергә тагын икенче бер имандашыбызны җибәрәбез. Без аның төрле хәлләрдәге тырышлыгына кат-кат ышандык. Хәзер аның тырышлыгы тагын да зуррак, чөнки ул сезгә бик таяна. 23Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем һәм сезнең өчен хезмәттәш. Ә инде бу имандашларыбызга килгәндә, алар – иман итүчеләр бердәмлекләренең вәкилләре, Мәсихнең даны. 24Шуңа күрә, мәхәббәтегезнең һәм сезнең белән мактануыбызның гадел икәнлеген аларга бердәмлекләр алдында исбат итегез.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in