II Көринтлеләргә хат 7
7
1Газиз дусларым, безгә шундый вәгъдәләр бирелгән икән, әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә үзебезне Аңа багышлап, тулысынча Аңа яраклы булып яшик.
Паулның шатлыгы
2Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек. 3Моны сезне хөкем итеп әйтмим: элек әйткәнемчә, сез безнең йөрәкләребездә, һәм без сезнең белән бергә үлемдә дә, тормышта да булырбыз. 4Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Күңелем юаныч белән тулы, һәртөрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам.
5Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык бит. Киресенчә, безне һәр тарафтан – әйләнә-тирәдән ызгыш-талашлар, күңелдән куркулар басты. 6Әмма рухлары төшкәннәрне юатучы Аллаһы, Титусны безгә китереп, күңелләребезне күтәрде. 7Безне Титусның килүе генә түгел, ә сезнең аңа күрсәткән ярдәмегез дә юатты. Мине сагынуыгыз, минем өчен тырышуыгыз һәм көенүегез турында сөйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды. 8Хатым белән сезне көендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим, чөнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына көендергән. 9Хәзер инде мин куанам – сез көенгәнгә түгел, көенүегез сезне тәүбәгә китереп җиткергәнгә куанам. Аллаһы ихтыяры белән көендегез, шулай булгач, бездән бернинди зыян күрмәдегез. 10Аллаһы ихтыяры белән көенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә, моңа үкенергә кирәкми, ә инде бу дөнья китергән көенү үлемгә китерә. 11Карагыз: Аллаһы ихтыяры белән кичергән көенечегез сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеп эшкә нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гаеплене җәзалау теләге тудырды! Бу эштә гаепсез булуыгызны сез һәрьяктан күрсәттегез. 12Мин сезгә рәнҗетүче хакына да, рәнҗетелгән өчен дә түгел, безнең өчен тырышуыгызны Аллаһы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү өчен яздым. 13Шул безнең күңелебезне күтәрде.
Ә инде Титус шатланганга тагын да күбрәк куандык, сез барыгыз да аны тынычландырдыгыз бит. 14Сезнең хакта аның алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым. Сезгә әйткән барлык сүзләребез хак иде, шулай ук Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дөрес булып чыкты. 15Куркып һәм дулкынланып аны кабул итүегезне, барыгызның тыңлаучан булуын хәтерләп, аның йөрәге сезгә тагын да ныграк омтыла. 16Һәрнәрсәдә сезгә таяна алуым өчен куанам.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 7: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015