YouVersion Logo
Search Icon

II Көринтлеләргә хат 6

6
1Без исә, Аллаһы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!
2«Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем,
котылу көнендә сиңа ярдәм иттем»#6:2 Карагыз: «Ишагыйя», 49:8. , –
дип әйтә Аллаһы. Менә хәзер уңай вакыт, менә хәзер котылу көне!
3Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз. 4-5Киресенчә, һәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, авырлыкта, кыйнаулар астында, тоткынлыкта, җәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз төннәрдә, ачлыкта үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре дип тәкъдим итәбез. 6Без моны сафлык, гыйлем, сабырлык, игелек күрсәтү, Изге Рухның кодрәте, эчкерсез мәхәббәт, 7хакыйкать сүзе, Аллаһы кодрәте белән, уң һәм сул кулларыбызда тәкъвалык коралын тотып, 8яманлау яки мактауга тарып, кимселетеп яки дан казанып раслыйбыз. Безне алдакчылар дип исәплиләр, шулай да без ихлас. 9Безне билгесезләр дип исәплиләр, шулай да яхшы танылган без. Безне үлеп баручылар дип саныйлар, әмма яшибез бит. Безне җәзаланган дип уйлыйлар, шулай да без үтерелмәгән әле. 10Безне көендерәләр, ә без һәрвакыт сөенәбез. Без ярлы, шулай да күпләрне баетабыз. Безнең бернәрсәбез юк, шулай да без һәрнәрсәгә ия.
11Көринтлеләр! Сезгә ачыктан-ачык сөйләдек, йөрәкләребез сезнең өчен киң итеп ачылган. 12Сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз. 13Сезгә балаларыма сөйләгән кебек сөйлим: җавап итеп, сез дә йөрәкләрегезне ачыгыз.
Мәңге тере Аллаһының йорты
14Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди бәйләнеше бар? 15Мәсих белән иблис #6:15 Иблис – грекча «Белиар». Яһүд теленнән алынган бу сүз «түбәнлек» мәгънәсен аңлата. арасында нинди ризалык булсын? Иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? 16Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, Аллаһы болай дигән:
«Араларында торачакмын, йөриячәкмен,
Мин – аларның Алласы,
ә алар Минем халкым булыр»#6:16 Карагыз: «Левиләр», 26:11-12; «Яхәзкыл», 37:27. .
17«Шуңа күрә араларыннан чыгыгыз
һәм алардан аерылыгыз, – ди Раббы, –
нәҗес нәрсәгә кагылмагыз,
һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен»#6:17 Карагыз: «Ишагыйя», 52:11. .
18«Сезгә Ата булырмын,
ә сез угылларым һәм кызларым булырсыз, –
ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы»#6:18 Карагыз: «II Патшалар», 7:14; «Ишагыйя», 43:6. .

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in