YouVersion Logo
Search Icon

II Көринтлеләргә хат 10

10
Паулның үз хезмәтен яклавы
1Арагызда «тыйнак», ә инде читтә «кыю» булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы һәм эчкерсезлеге белән сезгә мөрәҗәгать итәм. 2Яныгызда вакытта, безне дөньяви исәп белән эш итәсез дип санаучыларга каршы килеп, кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам. 3Бу дөньяда яшәсәк тә, бу дөнья кешеләредәй көрәшмибез. 4Коралларыбыз дөньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да җимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, 5Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә баш күтәргән һәртөрле комачаулыкларны җимерәбез һәм һәр фикерне әсир итеп, Мәсихкә буйсындырабыз. 6Сез тулысынча буйсынгач, буйсынмаган һәр кешене җәзага тартырга әзербез.
7Сез күз алдында булганнарны гына күрәсез. Кемдер, мин Мәсихнеке, дип ышанса, тагын уйласын: ул Мәсихнеке булгандай, без дә шулай Мәсихнеке. 8Җимерү өчен түгел, сезне ныгыту өчен, Хаким Гайсә биргән вәкаләт белән тагын да артыграк мактансам да, оятка калмам. 9Хәер, минем турыда, хатлары белән безне куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз. 10Кемдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, үзе исә кеше алдында көчсез, сүзләре дә әһәмиятсез», – ди бит. 11Андый кеше белсен: сездән читтә булганда язган хатларыбыздагы сүзләрдә нинди булсак, сезнең арада да без шундый.
12Без үз-үзләре белән мактанучыларга тиңләшергә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләре белән чагыштырып, акыллы эш кылмыйлар. 13Без исә чамадан тыш мактанмыйбыз, Аллаһы безнең өчен билгеләгән чикләрдән узмыйбыз. Арагыздагы хезмәтебез дә шул чикләргә керә. 14Яныгызга килеп тә, без бу чикләрдән узмыйбыз: чынлыкта Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне дә сезгә беренче булып без алып килдек бит. 15Без чиктән тыш, ягъни башкаларның хезмәтләре белән мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк киңәер дип өметләнәбез. 16Шул вакытта сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без башкаларның чикләрендә эшләгән эшләре белән мактанырга теләмибез. 17Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын»#10:17 Карагыз: «Иремия», 9:24. . 18Үзен-үзе мактаучы түгел, Раббы мактый торган кеше генә Аның тарафыннан хуплана.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Videos for II Көринтлеләргә хат 10