Һанани китте дә, шул йортка килеп, Шаул өстенә кулларын куйды.
– Шаул туган! Күзләрең күрә башласын өчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип, Хакимебез – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине яныңа җибәрде, – диде Һанани.
Шундук, күзләрен каплап торган тәңкәләр коелып төшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды һәм суга чумдыру йоласын үтәде.