Рух Филипкә:
– Арбага якынрак кил һәм аның яныннан бар, – диде.
Филип арба янына йөгерде һәм хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укуын ишетте.
– Син бит аны укыйсың, аңлыйсыңмы соң? – дип сорады ул аңардан.
– Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?! – диде ул һәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте.