Гәләтиялеләргә хат 1
1
Паулның сәламе
1Ниндидер кешеләр яисә аерым бер адәм тарафыннан түгел, ә бәлки Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Атабыз Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан 2һәм минем яндагы барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам! 3Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! 4Гайсә Мәсих, хәзерге явыз заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры белән Үзен гөнаһларыбыз өчен корбан итте. 5Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
Яхшы хәбәр берәү генә
6Мәсих аша сезгә мәрхәмәт күрсәткән һәм Үзенә чакырып алган Затны ташлап, шулай бик тиз икенче бер «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. 7Хәер, башка Яхшы хәбәр юк та; фикерләрегезне чуалтып, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне бозарга теләүчеләр генә бар. 8Әмма без үзебез яки күктән иңгән фәрештә сезгә элегрәк без белдергән Яхшы хәбәрдән башка бер хәбәрне игълан итә башласа, аңа ләгънәт төшсен! 9Без моны әүвәл әйткән идек инде, хәзер яңадан кабатлыйм: сез кабул иткән Хәбәрдән аерылып торган икенче бер хәбәрне алып килүчегә ләгънәт төшсен!
10Кемнән хуплау кирәк икән миңа – кешеләрдәнме, әллә Аллаһыданмы? Бәлки, мин кешеләргә ярарга тырышамдыр? Әгәр мин кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.
Паулның рәсүллеге
11Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сөйләгән Яхшы хәбәр – кеше уйлап тапкан нәрсә түгел, 12чөнки мин аны кешеләрдән кабул итмәдем һәм алардан өйрәнмәдем, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
13Яһүдиләр динен тоткан чактагы яшәү рәвешем турында сез ишеттегез инде. Ул вакытны мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем, аны юк итәргә тырыштым; 14ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга нык бирелеп, яһүдиләр динен тотуда үз халкым арасындагы яшьтәшләрнең күбесеннән өстенрәк булдым.
15-16Әмма мине анам карынында ук сайлап алып Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы, Үзенең Углы турындагы Яхшы хәбәрне мин мәҗүсиләргә вәгазьләсен өчен, Углын миңа күрсәтүне кулай тапты. Мин шунда ук, беркем белән киңәшләшмичә 17һәм миннән алда рәсүллек алганнар янына Иерусалимгә бармыйча, гарәпләр җиренә киттем, аннан соң Дәмәшкъкә кайттым.
18Өч ел үткәч, Кифас#1:18 Кифас – Шимун-Петернең икенче исеме. белән танышу өчен, мин Иерусалимгә бардым һәм унбиш көн аның янында булдым. 19Хакимебез Гайсәнең энесе Ягъкубтан гайре башка рәсүлләрне күрмәдем. 20Аллаһы алдында ант итеп әйтәм: сезгә язганнарым ялган түгел. 21Шуннан соң Сүрия һәм Киликия җирләренә киттем. 22Яһүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белми иде; 23минем турыда «кайчандыр безне эзәрлекләгән, иманыбызны юк итәргә тырышкан кеше хәзер үзе үк безнең иманны вәгазьли» дигән сүзләрне ишеткәннән соң, алар 24Аллаһыны данлаганнар.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 1: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025