II Көринтлеләргә хат 7
7
1Газиз дусларым, безгә шундый вәгъдәләр бирелгән икән, әйдәгез, тәнне һәм рухны нәҗесләүче нәрсәләрдән арынып, Аллаһыдан курыккан хәлдә үзебезне Аңа багышлыйк һәм тулысынча Аңа яраклы булып яшик.
Паулның шатлыгы
2Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек. 3Бу сүзләрем сезне гаепләр өчен түгел. Элегрәк әйткәнемчә, сез – безнең йөрәкләрдә, шуңа күрә тормышта да, үлемдә дә без сезнең белән бергәдер. 4Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Сез мине шул хәтле рухландырасыз, куанычым чиксез зурдыр, гәрчә кайгы-хәсрәтләребез күп булса да.
5Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык. Безгә һәр яктан бәла-каза ябырылды: әйләнә-тирәбездә – ызгыш-талаш, күңелдә исә курку хисе булды. 6Әмма рухлары төшкәннәрне юатучы Аллаһы, безнең янга Титусны юллап, күңелләребезне күтәрде. 7Безне Титусның килүе генә түгел, сезнең аңа ярдәм күрсәтүегез дә юатты. Мине сагынуыгыз, минем өчен борчылуыгыз һәм мине якларга әзер торуыгыз турында сөйләп, ул мине тагын да ныграк куандырды. 8Хатым белән сезне күңелсезләндергән булсам да, аны язганыма үкенмим. Сезнең хәсрәтләнүегезне күреп (гәрчә ул озакка бармаса да), башта, әлбәттә, үкенгән идем, 9әмма хәзер куанам гына – үзегезне гаепле сизгәнгә түгел, ә бәлки хәсрәтләнүегез сезне тәүбәгә китергәнгә куанам. Сезнең борчу-хәсрәтегез Аллаһыдан булды, димәк ки, бездән бернинди зыян күрмәдегез. 10Аллаһы ихтыяры белән хәсрәт кичерү тәүбәгә китерә, тәүбә итү исә, үз чиратында, котылу алып килә; нәтиҗәдә үкенер өчен урын калмый. Ә инде бу дөнья китергән борчу-хәсрәтләр тик үлемгә илтә. 11Күрегез: Аллаһы ихтыяры буенча кичергән хәсрәтегез сездә ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеп эшкә нәфрәт, курку, сагыну, тәвәккәллек һәм гаеплегә җәза бирү теләге тудырды! Бу эштә гаепсез булуыгызны сез һәр яктан күрсәттегез. 12Мин сезгә рәнҗетүчене фаш итәр яисә рәнҗетелгән кешене яклар өчен дә түгел, ә бәлки безгә булган тугрылыгыгызның Аллаһы алдында никадәр ихлас икәнен күрсәтү өчен яздым. 13Сезнең тынычлануыгызны күреп без дә сөендек, моннан да бигрәк Титусның шатлыгына куандык, чөнки барыгыз да аның рухын бик күтәргәнсез. 14Шулай итеп, кайчандыр аның алдында сезне мактаган булсам, миңа оятымнан кызарырга туры килмәде. Киресенчә, сезгә сөйләгән бөтен сүзләребез хак булган кебек, сезнең турыда Титуска сөйләгән мактау сүзләребез дә хак булып чыкты. 15Сезнең тыңлаучан булуыгызны, аны ихтирам һәм тирән хөрмәт белән кабул итүегезне исенә төшергәндә, аның йөрәге сезгә тагын да ныграк омтыла. 16Мин үзем исә һәрнәрсәдә сезгә таяна алуыма куанам.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 7: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025