II Көринтлеләргә хат 13

13
Соңгы үгетләр һәм сәламнәр
1Мин инде яныгызга өченче кат киләчәкмен. Язмада «һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш» диелгән. 2Икенче килүемдә мин гөнаһ кылуларын дәвам итүчеләргә һәм башкаларның барысына кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә читтән торып тагын кисәтәм: бу юлы инде кызгану булмас! 3Сез бит Мәсихнең минем аша сөйләвенә дәлил эзлисез. Сезнең белән мөгамәләдә Мәсих көчсез түгел, сезнең арада Ул кодрәтле. 4Хачка кадакланганда көчен җуйган булса да, Ул хәзер Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә, Аның көчсезлеген уртаклашсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә сезнең өчен Мәсих белән бергә яшәрбез.
5«Иман белән яшибезме?» дип үзегезгә сорау бирегез, үзегезне сынап карагыз. Гайсә Мәсихнең күңелегездә яшәвен әллә белмисезме? Әгәр белмисез икән, димәк, сынауны үтә алмагансыз. 6Безгә килгәндә исә, сынауны үтә алганыбызны белерсез дип өметләнәм. 7Сезнең бернинди яман эш кылмавыгызны сорап Аллаһыга дога кылабыз, һәм без моны сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү өчен түгел, ә бәлки, сынауны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнең игелекле эш башкаруыгыз өчен эшлибез.
8Хакыйкатькә каршы без берни кыла алмыйбыз, ә менә хакыйкать хакына кыла алабыз. 9Әгәр сез дөрестән дә көчле булсагыз, без көчсез булырга да риза һәм сезнең камилләшүегез хакына дога кылабыз. 10Яныгызга килгәч сезгә карата артык кырыс булмас өчен, бу турыда алдан язам. Хуҗа-Хакимебез миңа җимерү өчен түгел, төзү-ныгыту өчен вәкаләт бирде.
11Ниһаять, ыругдашлар, шатланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез, шул вакытта мәхәббәт һәм иминлек Алласы юлдашыгыз булыр.
12Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый.
13Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәм Аллаһының мәхәббәте юлдашыгыз булсын! Изге Рух сезнең йөрәкләрне берләштерсен!

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ