Без – тумышыбыз белән яһүдиләр, гөнаһлы мәҗүсиләр түгел. Әмма шуны беләбез ки, кеше Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе белән аклана. Шуңа күрә без дә, Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану өчен, Гайсә Мәсихкә иман китердек. Канун таләпләрен үтәп кенә беркем аклана алмас.